Максат: укучыларны кошларның күптөрлелеге белән таныштыру; кошлар турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм тулыландыру; логик фикерләүләрен,иҗади сәләтләрен үстерү; туган як табигатенә, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: кош рәсемнәре,биремле карточкалар, “Кошлар- табигать дуслары” дигән плакат, кош тавышлары яздырылган диск.
Укытучы:
Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз. (Кош)
- Дөрес,укучылар, бүгенге кичәбез кошлар көненә багышланган.1906нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.Бүгенге кичәбезне без дәресләр формасында үткәрербез.(Тактага дәресләр расписаниесе эленә)
1. Рус теле
2. Әйләнә-тирә д. Һәм ТИН
3. Математика
4. Физик культура
5. Татар теле
6. Музыка
1 нче дәрес.Рус теле (звонок була).
Первое задание.Даётся несколько названий птиц,внесённых в Красную книгу без гласных букв. Вы должны восстановить названия птиц.
Балобан – б...л...б...н
Беркут – б...рк...т
Дятел – д...т...л
Зуек – з... ...к
Куропатка – к...р...п...тк...
Неясыть – н......с...ть
2 задание. Определите род.
Свиристель – м.р.
Гоголь – м.р.
Снегирь – м.р.
Шилохвость – ж.р.
Лунь – м.р.
Гоголь – м.р.
2нче дәрес . Ә.-т. д. (звонок була).
- Мин сезгә риваятьләр укыйм, ә сез нинди кош турында сүз баруын әйтерсез.
1. Бу кош турында бик күп риваятьләр язылган.Берәүләр аны олылаганнар, икенчеләре, киресенчә,каргаганнар.Кытайлылар аны муллык символы дип санаганнар,полинезиялеләр төнге явыз алла дигәннәр,ә борынгы грекларда ул зирәклекне гәүдәләндергән.Урта гасырларда чиркәү бу кошны “начар кош”,шайтан хезмәтчесе дип атаган.Элек-электән аның белән кешеләр бик кызыксынганнар.Үзенең искиткеч булуы, тыныч итеп очуы,куркыныч тавышы,төнлә тереклек итүе-болар барысы да кешеләрне куркуга салган һәм аларны аяусыз юк итә башлаганнар,кыйнаганнар,ләкин фән аңа ярдәмгә килгән. Бу нинди кош? (ябалак)
2. Икенче риваять буенча бу кошлар Иисус Христосны крестка беркеткән кадакларны томшыклары белән суырып алганнар,шуның өчен алла аларны үзенә бертөрле чалыш томшык белән бүләкли һәм изгеләр сафына куя.Чыннан да, бу кошлар үлгәннән соң, бик күп вакытлар буена таркалмыйча,каурыйларының матурлыгын саклап,еллар буена үзгәрмичә яталар (чукырлар).
3. Тагын бер кош турында тыңлагыз.Ул төнлә тереклек итә.Аның тышкы кыяфәте бик кызыклы:зур кабарынкы күзләр,йөрергә җайлашмаган кечкенә аяклары,ә иң мөһиме- бик зур авыз.Кичке якларда еш кына бу кошның көтүләр өстеннән очып йөргәненкүрергә мөмкин,бигрәк тә ул кәҗәләрнең һәм сыерларның җиленнәре тирәсендә бөтерелә.Испаниядә аны “көтүчеләр алдакчысы” дип атыйлар.Ә бездә аны ничек дип атыйлар? (төн күгәрчене)
4. Бер хатын үзенең ирен үтергән өчен алла тарафыннан кошка әйләндерелгән.Шул көннән башлап ул үз гаиләсен кора алмаган.Бу кош елый да елый икән, ә күз яшьләре үләнгә әйләнә бара , ди.Моңсу тавышы да бик еракларга ишетелә икән.Мәрхәмәтле кешеләр аны “бичара тол” дип атаганнар, ә чынлыкта бу кошның исеме ничек дип уйлыйсыз? (күке)
3нче дәрес. Математика (звонок була)
1. 10 карлыгач тезелгән
Телефон чыбыгына.
Тагын 3әү өстәлед,
Көткәндәй шуны гына.
Бераз сайрап утыргач,
Очып китте 5әве,
Саныйм әле,чыбыкта
Калды икән ничәве? (8 карлыгач)
2. “Хәерле көн,10 чыпчык!”-
Дигән икән 1 чыпчык,
Тегеләре көлгәннәр,
Чырык-чырык килгәннәр:
-Безне 3кә тапкырлап,
Кушсаң әгәр үзеңне,
10 булабыз дигәннәр.(3 чыпчык)
3. Бер карт тавык: “Мин 30 яшькә җиттем”,-дигән.Үрдәк:”Ул яшьне мин 10 ел элек үттем”,- дигән.Карт каз исә:”Нигә болай мактанасыз һаман?-дигән.-Мин бит 1 үрдәк, 2 тавык яшен яши алам.Ә син,лачын,-дигән аннан,-ник торасың тыңлап кына?”-“3егезнең яше кадәр”,-дигән лачын тыйнак кына.Кайсы кош күпме яши инде? (үрдәк- 40,каз – 100,лачын – 170 ел яши)
4. 3 страус очып бара.Аучы 1сен атып төшерде.Ничә страус калды? (страуслар очмый)
4 нче дәрес. Физик культура (звонок була).
1 нче уен – Кошлар эстафетасы (тез арасына шырпы кабы кыстырып йөгерү).
2 нче уен - Әтәчләр сугышы.
3 нче уен – Очты-очты...
5 нче дәрес. Татар теле (звонок була)
1. Мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам итеп бетерергә.
- Карга килсә, .... (кар китәр)
- Күршенең тавыгы да ...(күркә булып күренә)
- Авыздан чыккан сүз ...(очкан кош кебек)
- Тавык төшенә...(тары керә)
- Сүз чыпчык түгел,... (очырсаң тота алмассың)
- Каз килсә...(яз килә)
2. Сорауларга җавап бирү.
- Көне буе гайбәт таратучы (саескан)
- Карга үзен: “Мин кош”,-дип әйтә аламы? (Юк,ул сөйләшә белми)
- Кошлар кайдан очалар? (һавадан)
- Нинди кошларның исемнәре төсләре белән бәйле?
- Кошларның тешләре бармы? (юк)
- Ни өчен кошлар тирән коега эләксәләр,аннан очып чыга алмыйлар? (өскә таба туры линия буенча оча алмыйлар)
6нчы дәрес.Музыка (звонок була)
1. И.А.Крыловның “Карга һәм төлке” һәм “Аккош,кысла һәм чуртан” мәсәлләрен жестлар,мимикалар ярдәмендә күрсәтергә.
2. Кош исемнәре кергән җырлар башкарырга.
3. Кош тавышларын аерып күрсәтергә.
- Менә кичәбез ахырына да якынлашты. Кошлардан башка безгә ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк,аларга һәрвакыт ярдәм итик,оялар ясыйк,җимлекләр элик. Кошлар- безнең дусларыбыз!
Кичәдә актив катнашкан укучылар билгеләнә, грамоталар тапшырыла)