Максат:
- Әбиләребезнең күңел җылысы салынып чигелгән, кулдан тукылган, тегелгән сөлге, тастымал, алъяпкыч, намазлык, кашага, аяк чолгавы, мендәр тышы, тәрәзә челтәрләре җәүһәрләре белән танышу, аларны җыйнау;
- Бабайларыбызның үткен зиһене, оста куллары аша үткән төрле – төрле туку, сугу, эрләү җайланмалары, агач һәм тимердән эшләнгән савыт – сабаларны җыю;
- Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.
- Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә өйрәтү.
- Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.
- Гаилә членнарына, гаиләнең гореф гадәтләренә карата хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү.
Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:
- Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү.
- Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне тотуның югары мөмкинлекләрен тудыру.
I. Кереш әңгәмә.
- Гаилә сүзе сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?
- 2008 нче ел- “гаилә елы” итеп игълан ителүе һәм аның эмблемасы белән таныштыру.(Слайд№1)
- Ә ни өчен бу елга шушындый эмблема куелды икән?
- Әйе,укучылар,без гаилә сүзен әйткәч үзебезнең иң якын,иң кадерле кешеләребезне,үзебез яшәгән өебезне,чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәбез.(Слайд№2)
Гаилә ул бик олы сүз.Әти-әни, әби-бабай- гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Абый-апаларыгыз сезне кайгырталар,эне-сеңелләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ.Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә,бер-берсенә таяныч булырга тиеш.Димәк,гаилә-ул иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан,бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Һәр әти-әни дә баласын үстергәндә,минем балам иге-лекле,инсафлы,шәфкатьле булыр, үскәч таянычыбыз булыр дип өмет итә. Алар көне-төне сезнең турда уйлыйлар,сезне тәрбиялиләр.
Сез авырып китсәгез-борчулы көннәр...Сез бәби вакытта йокысыз төннәр... Шул йокысыз төннәрдә сезне тирбәтеп ,җырлап йоклатулар...Ә сез беләсезме бәбине йоклатканда әниләр нинди җыр җырлыйлар? (Слайд №3)
- Сезнең кайсыгызның нәни энекәше яисә сеңлекәше бар әле?
- Синең аны тирбәтеп йоклатканың бармы?(Берәр балага бишек җыры җырлатырга була) Слайд №4
- Менә сезне дә әти-әниләрегез һәм әби-бабайларыгыз яисә туганнарыгыз шулай итеп тирбәтеп йоклатканнар.Шуна күрә дә без аларны куандырып игелекле,шәфкатьле булып үсәргә,тырышып укырга бурычлыбыз.
II.Анкета сораулары. (Слайд №5)
- Ә сез үз чиратыгызда әти-әниләрегез,әби-бабайларыгыз,туганнарыгыз турында ниләр беләсез соң?Әйдәгез,түбәндәге сорауларны бергәләп укыйк әле.
1) Минем гаиләмнең шәҗәрәсе.
2) Әти-әниеңнең исеме ничек? Алар кем булып эшли?
3)Сезнең гаиләдә тагын кемнәр бар?
4)Туганнарың , абый-апаларың,эне-сеңелләрең,әби-бабайларың турында ниләр сөйли аласың?Аларның исемнәре ничек?
5)Гаиләгездә нинди гореф-гадәтләр сакланып килә?
6)Сезнең гаиләгездә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр бармы?
- Ә хәзер инде шушы сорауларга җаваплар биреп карыйк.
- Рәхмәт укучылар сезнең җаваплардан күренгәнчә Аллага шөкер әле кул эшләре,гореф-гадәтләр онытылмаган.
III. Фәнис Яруллинның “Тамырлар” шигырен уку.
- Хәзер мин сезгә Фәнис Яруллин язган “Тамырлар” дигән шигырьне укып китәм. Шигырьне игътибар белән тыңлагыз әле шагыйрь безне нәрсә турында кисәтергә тели?
ТАМЫРЛАР
Туган туфрагыма күмелеп калган
Гомер агачымның тамырлары,
Ул тамырлар җирдә сабыр гына
Көтеп ята безнең кагылганны.
Өр-яңадан катламнарны тишеп,
Калкып чыгар алар югарыга.
Аларны тик җылы яңгыр белән
Сугарырга кирәк, сугарырга.
Һәр нәрсәне югалтмыйча саклый
Җир – хәтерле, җир ул – мәрхәмәтле.
Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,
Тойсын гына безнең мәхәббәтне.
Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,
Череп китсә әгәр тамырлары? –
Коткаралмас инде ул чагында
Әллә нинди җылы яңгырлар да.
(балалар үз фикерләрен җиткерәләр).
- Әйе, балалар, Ф.Яруллин безгә үзебезнең тамырларыбыз, ягъни ата-бабаларыбыз турында кызыксынырга кушкан икән. Без ул тамырларны дымландырып торсак кына безнең нәсел агачыбыз корымас.
Без ул тамырларны дымландыра башладык, шулай бит, балалар. Ничек итеп? (Укучыларның җаваплары).
“Тарихы барның – киләчәге бар” дигән әйтемне истә тотып үзебезнең тамырларыбызны өйрәнүне дәвам итәрбез.Биредә, сезнең һәрберегезнең бик матур итеп эшләнгән альбомнары куелган, без аларны һәрчак тулыландырып торырбыз.
IV.Әби-бабайларыбызның үткәненә сәяхәт.
Хәзер без, күңелебез белән үткән көннәргә,әби-бабайларыбызның сезнең кебек кечкенә булган вакытларына сәяхәткә барабыз.Безнең барасы җиребез бик ерак.Бәлки, нәрсәгә дә булса утырып барырбыз?
- Нинди транспорт төрләрен беләбез әле без,ягез санап карыйк әле.(Укучылар транспорт төрләрен саныйлар)
- Ә менә безнең әби-бабайларыбыз ераграк җирләргә ат белән барганнар.Атны матур итеп бизәгәннәр: муенына кыңгырау тагып, башына чигелгән сөлгеләр элгәннәр.Әйдәгез без дә атка утырып барыйк. Ягез, күзләрегезне йомыгыз әле.Үзегезне атта барабыз дип хис итегез.
Физ-минутка.(слайд №6)
- Менә килеп тә җиттек.Бу өйдә кемнеңдер әби-бабасы яшәгән дип күз алдына китерәбез.
- Ашыкмыйча гына өйгә керик.
Слайд №7.
Өй эче нинди матур! Нәрсәләр бар монда?
Безнең әби-бабаларыбыз өйне һәрчак матур итеп бизәргә чигелгән әйберләр куярга тырышканнар.Бу бизәлешләр өйгә бәйрәм тосе биреп торган.
(Слайд №8- милли киемнәр)
- Карагыз әле, нинди матур күлмәкләр,камзуллар,читекләр киеп йөргән безнең әбиләр!Бу түбәтәй һәм калфакларга алтын, көмеш яки төрле төстәге җепләр белән бик нәфис чәчәк, үлән бизәкләре төшерелгән.Ә кайвакыт сәйлән дә кулланганнар.
- Безнең татар халкы гомер-гомергә кул эшләре белән шөгыльләнгән.Бәйләгән,теккән,чиккән.Ә кул эшләре үз чиратында халкыбыз һөнәрләренең нигезен тәшкил итә.
Слайд №9.
- Халык һөнәрләре- яратып башкара торган шөгыль генә түгел,ә яшәү чыганагы,халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу чарасы да.
Слайд №10
Элек авылларда тире иләү, бау ишү,чана ясау,бишек ясау,самавыр төзәтү,агач һәм тимер эшкәртү, шәл бәйләү, итек басу кебек һөнәрләр дә булган.Хәзерге көндә бу һөнәрләрнең барысы да сакланып калмаса да, халкыбызның борынгы һөнәрләрен дәвам итүчеләр күп.Укучылар,әйтегез әле берәрегезнең әби-бабасы яки туганнары шушы һөнәрләрнең берәрсе белән шөгыльләнмәгәннәрме? Яки хәзер шөгыльләнүчеләр юкмы?
Безнең әби бабаларыбыз бик тырыш булганнар,эш яратканнар.Шуның белән бергә күңелле ял да итә белгәннәр.Сез үзегез әби-бабаларыгыз яратып уйна- ган нинди уеннарны беләсез әле?(чума үрдәк-чума каз уенын уйнау)
V. Практик эш.
Менә инде ял итеп тә алдык хәзер безне бик җаваплы эш көтә.Укучылар,хәзер мин сезгә борынгы әби-бабаларыбыз түбәтәй,читек,камзул,калфак чиккәндә кулланган бизәк үрнәкләрен таратам,сез аларнын кирәклеләрен генә сайлап алыгыз һәм шушы бизәкләр ярдәмендә шушы читекнең макетын бизәп карагыз..
Слайд №11
Шундый уңган балаларыбыз булганда,безнең халкыбызның милли сәнгате югалмас,менә сез аны дәвам итүчеләр булырсыз дип ышанабыз.Рәхмәт сезгә
VI. Йомгаклау.
Без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?
“Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел!” диләр халыкта.Үлгән әби-бабаларыгызның кайда күмелгәнен белеп,аларнын каберләрен әти-әниләрегез белән барып карагыз,җыештырыгыз.Әгәр инде әби- бабаларыгызның кем икәнен дә белмичә,каберләрен дә карамасагыз,аларнын рухы рәнҗер.Андый кешеләрне халык та яратмый.
- Ә хәзер үзебезнең сөйләшүебезне тәмамлап,мин сезнең гаиләләрегездә һәрчак үзара хөрмәт булуын, әти- әниләрегезнең тигез булуларын,үзеңә караганда башкаларга күбрәк яхшылык эшләү теләге хакимлек итүен телим.Тату һәм бәхетле яшәгез!
Слайд №12Телебезне,динебезне,йолаларыбызны онытмыйк!
Менә ничә дистә еллар инде Г.Тукайнын “Туган тел” шигыре халкыбызның кыйммәтле хәзинәсе булып килә.Бүгенге дәресебезне дә шушы җыр белән тәмамлыйсы килә.(Дәрестән тыш эшчәнлек “Туган тел” җыры белән тәмамлана)
Кулланган әдәбият
- Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “ Тәрбия дәресләре” “Матбугат йорты”, 1998.
- Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” “Мәгариф”, 2001.
- “Ачык дәрес” газеталары
- Фәнис Яруллинның шигырьләр җыентыгы.