Войти / Зарегистрироваться

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр (Послелоги)

Получить свидетельство
Автор: Шакирова Рузиля Гарафетдиновна

Максат:
1. Белем бирү: бәйләгеч сүз төркеме – бәйлек һәм бәйлек сүзләр  турында белемнәрне тирәнәйтү;
2. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен, тыңлап аңлау сәләтен үстерү; бирелгән тема эчендә өйрәнелгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмдә куллана белү күнекмәләре булдыру;
3. Тәрбия бирү: татар  теленә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
 
 

Планлаштыра торган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

регулятив

танып белү

коммуникатив

бәйлек һәм бәйлек сүзләрне  белергә һәм кулланырга; җөмләдә инфинитивның башка сүзләр белән бәйләнешен аңларга, сөйләмдә кулланырга

укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга; бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып, төзәтмәләр кертергә; укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга,  мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

бәйлек һәм бәйлек сүзләрне  җөмләдә куллануын үзләштерергә;

ирекле һәм аңлы рәвештә бәйлек һәм бәйлек сүзләрне  җөмләдә куллануын үзләштерергә

үз фикереңне  һәм позицияңне формалаштырырга; сораулар бирергә; аңлаешлы сөйләм төзергә; сөйләмнең диолог формасын үзләштерергә; кирәкле мәгълүматны эзлекле һәм тулы рәвештә тапшырырга; хезмәттәшлекне оештыру өчен кирәкле сораулар бирергә, үзара ярдәмләшү оештырырга.

 

Уку материалына уку-танып белү кызыксынуы,

татар теле фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсендә укучының эчку позициясе, аралашканда үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга тотрыклы иярү.

 
Җиһазлау:Компьютер, проектор, такта, таратма материал.
 
Дәрес барышы:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. 1.      Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

  Уңай психологик халәт тудыру.(талгын музыка уйный)

- Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карадык, матур итеп елмайдык. Парларыбызга хәерле көн һәм уңышлар теләгез.

2. Өй эшен тикшерү.

-Сез фигыль сүз төркеменә кергән сүзләрне кабатлап килергә  тиеш идегез.Узган дәрестә аларны төзелеше ягыннан аерырга өйрәндек. Хәзер КОНЭРС структурасы ярдәмендә өй эшен тикшерербез.

 

 

 

 

3  Уку мәсьәләсен кую һәм чишү .

 

Сезнең алдыгызда җөмләләр язылган битләр.  Тәрҗемә итәбез һәм җөмләләрдә асларына сызылган сүзләрне аңлатабыз. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Уйлыйбыз, түгәрәк буйлап сөйләшәбез)  3нче  номерлар җавап бирә.

Асларына сызылган сүзләр кайсы сүзләргә бәйләнеп килә һәм бу сүзләр нинди килештә киләләр? 

 

 

 

Әйдәгез,нәтиҗә ясыйбыз.

Кадәр, белән, соң сүзләренә сорау куеп буламы?

Рус телендә бу сүзләр урнына нәрсәләр кулланыла?

 

Сүз тәртибендәге аермалары бармы?

 

 

Әйе, дөрес әйтәсез. Без  бүген сезнең белән бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр турында сөйләшербез.

 

Эйдәгез, слайдлар буенча тикшерик әле, сез дөрес әйттегез микән?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 Материалны ныгыту

Тәрҗемә итәбез: русчадан татарчага, татарчадан русчага.ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (уйла- яз- фикерләр белән аралаш)

 

 

 

Физкультминутка. МИКС ПЭА ШЕА

(“Елмай” җыры – Бер–беребезгә елмайдык )

                                                         

 

 

 

 

 

 

Кирәкле сүзләрне куегыз һәм күчереп языгыз.

 

 

 

 

 

Тикшерәбез.

 

 

 

 

 

 

 

Хәзер биремне киресенчә эшлибез.

 

 

 

Тикшерәбез.

 

 

5. Өй эше.

1нче төркем чыгыш килешне таләп итүче бәйлекләр белән җөмләләр төзергә.

2нче төркем юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр белән җөмләләр төзергә.

3нче төркем баш килешне таләп итүче бәйлекләр белән җөмләләр төзергә.

 

 

6.  Рефлексия, бәяләү этабы.

Димәк, татар телендә

 Бәйлекләргә сорау куеп буламы? (1 номерлар җавап бирә)

Рус телендә бу сүзләр урнына нәрсәләр кулланыла? (3 номерлар җавап бирә)

 

Сүз тәртибендәге аермалары бармы? (4 номерлар җавап бирә)

 

 

Каршыгызда яткан түгәрәкләрне алыгыз, үз эшегезгә бәя бирегез.

Нәрсәдә авырлык кичердегез, түгәрәкнең артына языгыз һәм сораулар конвертына салыгыз.

 

 

 

 

-Сәлам, дустым, хәерле көн!

-Уңышлар сиңа!

 

 

 

 

Укучыларга фигыль сүз төркеменә кергән сүзләр язылган карточкалар бирелә. Алар фигыль төзелеше ягыннан туры килгән почмакларны сайлыйлар.(төркемнәрдә хезмәттәшлек оештыру)

бир, ал, көл, кит, кайт    саубуллаш, гафу ит, аша, эшлә, шатлан, күзалла, җавап бирү, укып чыгу. (тамыр, кушма, тезмә, ясалма)

 

Хезмәттәшлек оештыру.

Җәйгә кадәр дүрт ай бар.

Мин мәктәпкә дустым белән барам. Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.

 

Җәйгә кадәр     до лето

 

дустым белән         с другом

 

дәресләрдән соң        после уроков

 

 

Юк, бу сүзләр сорауларга җавап бирмиләр.

 

Рус телендә бу сүзләр урнына предлоглар кулланыла

 

Әйе, рус телендә сүзгә кадәр, ә татар телендә сүздән соң киләләр.

 

 

 

 

 

—  Послелогипо своей грамматической функции соответствуют русским предлогам, но в отличие от них всегда стоят после самостоятельного слова и поэтому называются послелогами. Они управляют определенными падежами.

 

  1. Баш килешне таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, тикле, аркылы, турында.
  1. Юнәлеш килешне таләп итүче            бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр,    чаклы, хәтле, тикле.
  2. Чыгыш килешне таләп итүче бәйлекләр: башка, бүтән, бирле, соң, элек.

 

—  С отцом, со мной, за тебя, до леса, как мама , после обеда.

 

—  Шатлык белән, мәктәпкә кадәр, дустым кебек, өйгә таба, әнидән башка.

 Бирелгән бәйлекләр белән берәр җөмлә уйлап әйтәбез.

Кемнең буе озын  - С отцом, со мной, за тебя, до леса, как мама , после обеда.

 

 Ә икенче парлар - Шатлык белән, мәктәпкә кадәр, дустым кебек, өйгә таба, әнидән башка. Буе озын кешеләр башлый.

 

1. Дусларым    …    мәктәпкә ашыгам.
2. Бүген  дәрестә кыш    …     инша язабыз.
3. Дәресләрдән   …    өйгә кайтам.
4.  Бакчага   …   2 километр барырга кирәк.
5.   Мин дә Марат    …   көчле.

 

 

1. Дусларым   белән   мәктәпкә ашыгам.
2. Бүген  дәрестә кыш турында инша язабыз.
3. Дәресләрдән соң өйгә кайтам.
4. Бакчага кадәр 2 километр барырга кирәк.
5. Мин дә Марат кебек  көчле.

 

 

... белән бардым,    ... турында уйлыйм,  ... таба йөгердем,  ... өчен сөйлим,

   ... башка бармыйм,               ... төсле матур,                ... соң килеп җиттем.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Юк, бу сүзләр сорауларга җавап бирмиләр.

 

Рус телендә бу сүзләр урнына предлоглар кулланыла

 

Әйе, рус телендә сүзгә кадәр, ә татар телендә сүздән соң киләләр.

 

 

Үз эшеннән канәгать булса өндәү билгесе ясый.

Эшеннән канәгать булмаса сорау билгесе ясый.

 

 

Бир            ал            көл           кит              кайт  

саубуллаш         гафу ит          аша       эшлә 

шатлан           күзалла             җавап бирү  
 
укып чыгу
 
ТАМЫР
 
КУШМА
 
 
ТЕЗМӘ
 
ЯСАЛМ
 
 
Җәйгә кадәр дүрт ай бар.
Мин мәктәпкә дустым белән барам.
Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.
 
Җәйгә кадәр дүрт ай бар.
Мин мәктәпкә дустым белән барам.
Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.
 
 
Җәйгә кадәр дүрт ай бар.
Мин мәктәпкә дустым белән барам.
Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.
 
 
Җәйгә кадәр дүрт ай бар.
Мин мәктәпкә дустым белән барам.
Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.
 
 
Җәйгә кадәр дүрт ай бар.
Мин мәктәпкә дустым белән барам.
Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.