Войти / Зарегистрироваться

Тиңдәш кисәкләр

Получить свидетельство
Автор: Габитова Маулия Зиннатулловна

Максат:
  • Укучыларны тиңдәш ия, тиңдәш хәбәр һәм тиңдәш иярчен кисәкләр белән таныштыру.
  • Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү
Әлеге дәресләр татар телендә укучы 4 нче сыйныф балалары өчен тәгъдим ителә. Бу дәресләр Республика семинарында директор урынбасарлары өчен күрсәтелде.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, компьютер, дәреслек .
1. Тема: Тиңдәш кисәкләр.
Максат:
  • Укучыларны тиңдәш ия, тиңдәш хәбәр һәм тиңдәш иярчен кисәкләр белән таныштыру.
  • Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.
  • Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
1.  Сәламләү.
(Дәресне оештыру, татар теле дәресенә кызыксыну уяту)
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысез!
- Хәерле көн, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
2. Табышмаклар.
Һәр җөмләдә ничә ия һәм ничә хәбәр бар?
(Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү,
 дәреснең темасына якын килү)
Кызарып пешә, өзелеп җиргә төшә. (алма).
Кызыл төймә таптым, авызыма каптым. (җиләк).
Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән (гөмбә).
3. Кайсы яктагы җөмләләрдән тулырак мәгълүмәт алырга мөмкин. (Тиңдәш кисәкләрнең әһәмиятен аңлау өчен) .
 

Язга таба көннәр озыная.

Язга таба көннәр озыная, җылына, матурлана.

 

Малайлар язгы йомшак кар

ны тәгәрәтәләр.

Малайлар язгы йомшак кар

ны тәгәрәтәләр, йомарлыйлар, бер-берсенә ыргыталар

 
.
 
4. Кагыйдә.
Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган Һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр  тиңдәш кисәкләр дип атала.
5. “Халык зур ул, моңлы ул, көчле ул”
(Г.Тукай искә алу һәм теманы ныгыту)
Г. Тукай әсәрләренә таянып тиңдәш кисәкле җөмләләр төзү.
6. Кагыйдә
Җөмләдә иярчен кисәкләр, бер үк ияне яки бер үк хәбәрне ачыклап, бер сорауга җавап булып килә.  Андый иярчен кисәкләр тиңдәш иярчен кисәкләр дип атала.                     
7. Уен.
(Тәртипкә китер)
Чүл – җәнлекләр һәм кошлар яши торган бик зур дала.
Укытучы безне укырга, язарга, санарга, рәсем ясарга өйрәтте.
Бакчада зәнгәр, ал, кызыл чәчәкләр үсә.
8. Тиңдәш кисәкләр өстәп язарга.      
Кырда бодай,      ...     үсә.
Урманда усак,     ...     агачлары үсә.
Минем сары,     ...      шарларым бар.
Булат уңган,      ...     укучы.
2.  Тема: “Тиңдәш кисәкләр арасында
һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.”
Максат:
  • Тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү.
  • Фикерләү сәләтен , дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
  • Игътибарлылык һәм фәнгә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.
1. Матур язу.
(Уу, Үү хәрефләренең язылышы)
Ура,суга, җилгәрә,
Үзе тияп җибәрә.
(Комбайн)
3.  Сайланма диктант.
(Тиңдәш кисәкләрне сайлап яз)
Ат, сыер, эт, мәче, сарык, кәҗә - йорт хайваннары.
Азат, Рөстәм һәм Гөлнур лагерьда булдылар.
Болында ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә.
Гөлия ашады, ләкин өстәлне җыярга ашыкмады.
Диктантны яңадан уку. Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнешенә анализ ясау. (Санау интонациясе,һәм, ә, әмма, ләкин теркәгечләре). 
3. Ял минуты.
Су өстендә бакалар
баталар да калкалар,
баталар да калкалар.
Уңга да иеләләр,
сулга да иеләләр
һәм бер урында
сикерешеп алалар.
4. Дәвам ит уены.
- Уку дәресе күңелле һәм ... (кызык үтте).
- Бүген көн аяз әмма ... ( суык).
- Бүген дәрестә укыдык, яздык, ләкин ...(рәсем ясамадык).
- Роза чәчәге матур, әмма ...(чәнечкеле).
- Айгөл матур, сөйкемле,... (тырыш кыз).
5. Кагыйдә.
Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнеп килгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела. Тиңдәш кисәкләрне бер-берсенә бәйләп килүче ә, әмма, ләкин сүзләре алдыннан өтер куела.   
 Һәм сүзе алдыннан өтер куелмый.
6. Күп нокталар урынына тиешле
теркәгечләрне куеп, текстны күчереп яз.
Гөлҗимеш – чәчәкләр патшасы розаның кардәше. Аның исе   ...   чәнечкеләре розаныкына охшаган. Ә менә җимешләре татлы,  ...   сусыл түгел,   ...   С витаминына бик бай.  Шуңа күрә гөлҗимешне кырык авыруга дәва дип атыйлар.
7. Схема буенча җөмлә языгыз.
 
3.Тема: “Тиндәш кисәкләр темасын йомгаклау”.
Максат:
  • Тиңдәш кисәкләр турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштерү.
  • Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.
  • Укучыларның иҗади сәләтләрен, матур язу күнекмәләрен үстерү.
  • Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
  • Татар халык  табышмакларын һәм мәкальләрен өйрәнүне дәвәм итү.
1. Матур язу. 
Татарстаным болыннарга, әрәмәләргә, суларга, күлләргә бай.
Бирелгән сүзләрдән берничә җөмлә төзергә:
Татарстаным боланнарга бай.
Татарстаным әрәмәләргә бай.
Татарстаным суларга бай.
Татарстаным күлләргә бай.
2. Сораулар.
Җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килә?
Тиңдәш ияләр.
Тиңдәш хәбәрләр.
Тиңдәш иярчен кисәкләр.
Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела? 
3. Тест. 
1. Тиндәш кисәкләргә караган билгеләмәне тап:
А) Бер үк сүзгә караган, бер үк сорауга җавап биргән сүзләр.
Б) Бер үк сүзгә караган.
В) Бер үк сорауга җавап биргән.
2. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди билге куела?
А) Өтер.
Б) Нокта.
3. Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәшләнеп килә?
А) Җөмләнең иярчен кисәкләре.
Б) Җөмләнең баш кисәкләре.
В) Җөмләнең барлык кисәкләре дә.
4. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди очракта өтер куелмый?
А) Әмма теркәгече булганда.
Б) Ә теркәгече булганда.
В) Һәм теркәгече булганда.
5. Тиңдәш кисәкле дөрес җөмләне сайлап ал.
А) Дәрестә укучылар укыйлар, язалар, саныйлар.
Б) Дәрестә Марат укыды, ә Сания язды.
4. Мәкальләр..
Мин сезгә татар халык мәкальләре хәзерләдем. Хәзер шуларны укыйбыз һәм тиңдәш кисәкләрне табабыз. Дәфтәрләргә язабыз.
  • Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә.
  • Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
  • Иң элек уйла, аннан эшлә.
  • Тел елата да, юата да.
  • Һава, су, кояш – безгә юлдаш.
  • Көзге көн бала кебек: әле көлә, әле җылый.
5. Кроссворд

Н хәрефенә беткән хайваннар исемен язарга.
Шул сузләрне кертеп тиңдәш кисәкле җөмләләр төзибез.
Мәсәлән:
Безнең урманнарда тиен, куян, кабан яши.
6. Яз турында әңгәмә.
Яз турында, тиңдәш кисәкләр  кертеп  җөмләләр яз. 
7. Дәресне йомгаклау.
Тиңдәш кисәкләр темасын бүгенге дәрестә йомгакласак та, без алар белән соңгы тапкыр очрашмыйбыз, алар әле татар теле дәресендә безгә һәрчак очрап торырлар, ә без аларны дөрес итеп яза торырбыз.
Өй эше.
I группа Күнегү 97.
II группа “Сабантуй” газетасыннан тиңдәш кисәкләр булган, 3 җөмлә күчереп язарга.           
Кулланылган ярдәмлекләр:
  1. Татар теле: Татар телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт.4 нче с-фы өчен дәреслек: Ике кисәктә........Р.Х. Ягъфәрова, Р. Ә. Асылгәрәева. – Казан: Мәгариф, 2010.
  2. “Сабантуй” газетасы.