Бердәм дәүләт имтиханын кертү тәҗрибәсе ,бәяләү системасының яңа бер формасы буларак,Татарстанда да уздырыла.
Тест формасында укучыларның белемен тикшерү бүгенге көндә өлгерешнең диагностикасын күзаллауда иң мөһим чара булып тора.
Кызганычка карты,татар теленнән бердәм дәүлэт имтиханына мөстәкыйль рәвештә әзерләнү өчен, шулай ук белемнәрне тикшерүдә тестлардан файдаланучы укытучылар өчен ярдәмлекләр юк. Ә БРИга эзерлекне инде 5нче сыйныфтан ук башларга кирәк.
Әлеге чыганакта бирелгән тестлар 5нче сыйныф өчен лексика булеге буенча төзелгән.Бу тестларны кабатлау дәресендә дә,белемнәрне ныгыту дәресендә дә файдаланырга мөмкин.Тест нибары 7-10 минутка исәпләнелгән.Икенче өлештә текстлар якташ язучыларыбызның иҗади әсәрләреннән алынды.2012нче ел илебездә “Мәдәни мирасларны саклау елы”буларак игълан ителде.Шуңа күрә сайланылган текстларда күбрәк туган як тарихы,авылда табигый истәлекләр,танылган шәхесләр турында материал тупланды.Туган халкыңны яратканда,аңа олы ихтирам тәрбияләгәндә,аның барлык мирасын сакларга һәм үстерергә, баетырга омтылганда гына,телне яхшы белүгә ирешергә мөмкин.
Бу ярдәмлек гамәлдәге программага (Татар телендә урта һәм гомуми
белем биру мәктәпләре өчен татар теленнән программа 5-11нче сыйныфлар, Казан “Мәгариф”нәшрияты 2010нчы ел), татар телен укыту буенча фәнни методик әдәбиятка һәм Р.А.Юсупов К.З.Зинәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллиналарның дәреслегенә нигезләнеп төзелде.
Кулланма татар теленнән алган белемнәрне тагын да тирәнәйтергә,укучыларның иҗади активлыгын үстерергә ,татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга ярдәм итәр дип ышанам.
Нурлат муниципаль районы Бикүле төп белем мәктәбе
Синонимнар.
А-1- Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.
1. хәзрәт,мөрит,мөхлис,мөселман.
2. ялгыз-күмәк.ал-куй,ак-кара,яхшы-яман.
3. җем-җем итү,җемелдәү,ялтырау,ялык-йолык килү.
4. компьютер,телевизор,санавыч,иләк.
А-2.Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.
1. вак, бәләкәй, нәни, кечтеки,кечек.
2. васыять, кәгазь, китап, үтенеч
3. керәшә, саескан, торна,әтәч.
4. алма-алма,ай-ай, буялган-бу ялган.
А-3.Түбәндәге мисаллардан сүзләре үзара синоим булган ваиантны күрсәтегез.
1. Без безсез яшәмибез.Безсез без эшләмибез.(Ш.Галиев)
2. әдәпле-әдәпсез,,тәртипле-тәртипсез,тәрбияле,тәрбиясез.
3. әдәпле,тәрбияле,тыйнак,тәртипле,инсафлы.
4. арыш,салам,буразна,уҗым,әвен.
А-4. Сүзнең синонимын табыгыз.
Мәшһүр
1. акыллы
2. атаклы.
3. моңлы.
4. яхшы
2 өлеш.Текстны укыгыз һәм биремнәрне эшләгез
1) Киекле авылыннан көнбатышта, Чирмешән елгасыньң сул як узәнендә, гаҗәеп матур,гүзэл күл бар.
2) Ул күл бөдрә тал тирәкләрдә, купшы зирекләрдән һәм язларын ап-ак шау чәчәккә күмелеп,хуш исләрен шактый еракларга тараткан шомыртлардан торган әрәмәлек эченә урнашкан.
З) Бу күл суының сафлыгы, хозурлыгы,тынлыгы,чисталыгы аккошларны да җәлеп иткән.
4) Шуңа да киеклеләр аны"Аккош күле "дип атаганнар.
2) Ул күл бөдрә тал тирәкләрдә, купшы зирекләрдән һәм язларын ап-ак шау чәчәккә күмелеп,хуш исләрен шактый еракларга тараткан шомыртлардан торган әрәмәлек эченә урнашкан.
З) Бу күл суының сафлыгы, хозурлыгы,тынлыгы,чисталыгы аккошларны да җәлеп иткән.
4) Шуңа да киеклеләр аны"Аккош күле "дип атаганнар.
5) Туган ягыңда әкияттәгедәй шундый матур,гузәл күлләрнең, булуы.зур хәзинә бит ул!
В1. Синонимнар булган җөмләне күчереп алыгыз.
В2. Җәлеп иткән сүзенең, синонимын табыгыз.
Знче елеш.
Омонимнар
А1.Түбәндәге мисаллардан сүзләре үзара омоним булган вариантны күрсәтегез.
1. көн,төн,иртә,кич,
2. карта,карта,карт аю,картаю
3. ирекле,бәйсез,азат,хөр.
4. бара-бара,тора-бара,алыш-биреш.
2 түбәндәге мисаллардан омоним бирелгән төркемне дөрес күрсәтегез..
1. таба,таба,тиен,тиен.
2. матур,ямьсез,кайгыру шатлану.
3. ашыгу,кабалану,чабу,өтәләнү
4. кучат, ипәй,нәмә,пыцак.
А.3. Сораулар куеп. нинди сүз төркеменнән булуын билгеләгез.
1.Көзге-көзге
2.ат-ат
3.көтү-көтү
4.йөз-йөз
А.4 Омонимнарның төрләрен билгеләгез
1) туп (уенчык) а) Омофоннар
туп (ату кора-
лы)
2) яз (исем) б) Омографлар
яз (боерык фигыль)
3) Бүлмә-бүлмә в) Омоформалар
4) Казан - казан г) Саф омонимнар
А-5. Сораулар куеп. нинди сүз төркеменнән булуын билгеләгез
1. Күк-күк
2. басма-басма
3. май-май
4. тел-тел
2 нче елеш.Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
Кара караны кара.
Кара аны
Кара-кара,
Күрәсеңме?
Әнә, Сара
Бер шешәдән
Бер шешәгә
Акрын гына кара сала.
Әйе,әйе,
Кара сала.
Зәңгәр тугел Кара кара
Инде "кара”
Сүзенеңчын
Мәгънәләрен
Уйлап кара (Н. Мадьяров)
В-1. Омонимнарны табып мәгънә аермаларын аңлатып бирегез
В-2 Әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча төркемләгез.
Знче өлеш
Тубәндәге омонимнарны файдаланып үзара бәйләнгән җөмләләр төзегез.
1. тайга-тайга
2. белешмә-белешмә
3. карт аю- картаю
4. балавыз-бал авыз
Антонимнар
2. белешмә-белешмә
3. карт аю- картаю
4. балавыз-бал авыз
Антонимнар
А-1. Сүзтезмәләрнең антоним парларын табыгыз: ялкау малай,аяз көн,шат бала.
1. тырыш малай,болытлы көн,боек бала
2. ялкау егет,аяз төн,шат карт.
3. иренчәк егет,болытсыз көн,көләч нарасый.
4. эшсез малай.томанлы көн, тыйнак бала
А-2. Җөмләдә бирелгән сүзләрнең төрен дөрес итеп күрсәтегез.
Матур йә ямьсез дибез,
Кайнар йә гамьсез дибез,
Батыр йә куркак дибез,
Саран йә юмарт дибез.
А-3. Түбәндәге мисаллардан антоним вариантны күрсәтегез.
1. мең-бер,зурлык-хурлык,аз-күп,бар-юк.
2. бала,сабый,нарасый,бала-чага.
3. без-без,көтү-көтү,тел-тел,таба-таба.
4. кара чәч,кара урман,кара,кайгы,кара өй.
А-4. Сүзнең антонимын табыгыз.
Тынгысыз
1. тыйнак
2. тапкыр
3. тыныч
4. файдалы.
2 нче өлеш
1. Коңгыл кул озын буйлы булса да,суы ул кадәр үк тирән түгел-ул сай кул.
2. Тик һәркайдагыча, бу күлдә дә тормыш кайный.
З.Монда хайваннар дөньясы бик кызыклы: яр читләрендә чикерткәләр-зур күзле ерткыч беөҗәкләр очып йөри,алар вак бөҗәкләрне күзәтә. Һәм аларны очып барган хәлдә үк эләктереп тә ала.
2. Тик һәркайдагыча, бу күлдә дә тормыш кайный.
З.Монда хайваннар дөньясы бик кызыклы: яр читләрендә чикерткәләр-зур күзле ерткыч беөҗәкләр очып йөри,алар вак бөҗәкләрне күзәтә. Һәм аларны очып барган хәлдә үк эләктереп тә ала.
4. Язларын күл Чирмешән елгасы белән тоташа.. 5. Күлгә бик күп кыр- казлары, кыр үрдәкләре челәннәр һәм соңгы вакытта аккошлар кайта башлады. (Р.Мәсләхова"Киекле-киек иле”)
5. Баксаң, кошлар да нәкъ кешелэр кебек икән.6..Алар да
юньлеләргә,юньсезләргә,тәртипле-әдәплеләргә һәм әдәпсезләргә бүленеп яши икән (М.Мәһдиев)
В-1. Кара хәрефлэр белән бирелгән сүзләрнең антонимын табып парлап язарга
В-2 Кайсы жөмләдә антоним сүзләр кулланылган?
Знче өлеш. Рәсемгә нигезләнеп ,тел байлыгыгызны ,мөстәкыйль фикер йөртэ белүегезне,фантазиягезне эшкә җигеп,безнең якка кайтучы кошлар турында хикәя языгыз.
А.1. Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез.
1. күк йөзе,урман аланы,мәктәп бакчасы,тау куышы.
2. кычкырып җибәрү,елап алу,дулкынланып китү.
3. хәрәкәт башлану,кычкыру,үгетләү,хәтерләү.
4. колак торгызу,авыз турсайту,күз ачып йомганчы.
А-2 Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез.
1. аксакал,белем иясе,табигать баласы ,тау елгасы
1. аксакал,белем иясе,табигать баласы ,тау елгасы
2. алмагач яфрагы.,һинд кызлары биюе,тимер юл вокзалы
3. көзге бакча,ватык көзге,тәмле и,җил исә
4. санга санамау,баш вату,күз буяу.акылга утыру.
А-3 Сай йөзү фразеологизмының мәгънәсен табыгыз:
1. тирән булмаган суда йөзү
2. белмәү
3. йөзү белмәү
4. кимсенү,читенсенү.
А-4 Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез.
1.күз салу,таш ату,ачык чырай,авызга су кабу.
1.күз салу,таш ату,ачык чырай,авызга су кабу.
2. мүк җиләге,күгәрчен күзе,бал корты,тимер юл.
3. егыла язу,кычкырып җибәрү,аптырап калу,эшли башлау.
4. әнигә бүләк,урман аланы,укучы дәфтәре,алсу күлмәк.
АЗ "Кәкре каенга терәтү” фразеологизмының мәънәсен күрсәтегез:
1) агач аумасын өчен тотып тору
2) талчыгу, ару
3) алдау
4) күп сөйләү
2 нче елеш
Текстны укыгыз.Биремнәрне үтәгез.
1 Ярар,утырамын шулай дәрес тыңлап.2.Ул арада кояш нурлары
әрсезләнеп тәрәзә аша үтеп битләрне ,җилкәләрне кыздыра ук башлады.З.Үч
иткән кебек нурлар да миңа гына төшэ.4.Мин сикереп тордым да ,уктай
атылып кием элгеченэ ташландым.(И.Диндаров"Әбләев хикмәтләре")
В-1 Кайсы җөмләдә фразеологик әйтелмәләр кулланылган?
В-2. 4нче җөмләдә бирелгән фразеологик әйтелмәнең аңлатмасын язарга.
Знче өлеш
Түбәндә бирелгән фразеологик әйтелмәләрне кулланып “Мәктәптә бер көн” темасына хикәя язарга.
Вакытны тәгәрәтү-вакыт уздыру
Дүрт куллап-бик теләп
Ике күз дүрт булу-гаҗәпләнү,шаккату,ис китү.
Йөрәк табанга төшү- бик каты курку. Телсез калу-артык дулкынлану .Төшеп калган түгел-булдыксыз түгел.
Пыр туздыру-орышу,ачулану
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре
А-1. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла? Туган якта һәр тал җырлый...(С.Хәким)
1. һәр
2. тал
3. җырлый
4. туган як
А-2. Күчерелмә мәгънәдә бирелгән сүзне табыгыз:
Улының туфлиен күргәч,
Гайнетдин башын кашый:
Аптыраган бу асфальтка
Табанны бик тиз ашый (Ш. Галиев)
1) башын
2) күргәч
3) табанны
4) ашый
А-3 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?Сыртны менүгә,Түреш буе ачылды һәм Абзан да күренде.(Ә.Еники)
1. менүгә
2. ерак
3. күренде
4. сыртны.
А-4 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?Нурҗиһан карчыкның сүнеп барган күзләренә җан кергән кебек булды.(Ф.Бәйрәмова)
1. сүнеп барган.
2. карчыкның
3. булды.
4. Нурҗиһан.
А-5. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
1. уянды
2. нурыннан
3. ромашкалар
4. иртәнге
2 нче өлеш
Текст буенча биремнәрне үтәгез
1. Синдә-әткәм,синдә-әнкәм минем,
Кондырчамның көмеш сулары.
Синдә үтте хыялый балачагым,
Онытылмый менә шулары.
2. Туган авылым минем -Түбән Норлат,
Синдә бөреләнде жырларым.
Шул җырларны сине сагынганда,
Синнән читтә инде җырлармын.
3. Талларым да сөеп карыйлар,
Җилләр назлап чәчем тарыйлар,
Чирмешәндә йөзәм колачлап,
Дулкыннары ала кочаклап (Роза Мәсләхова)
В-1. Күчерелмә мәгънәдә килгән сүзләрне күчереп язарга
В-2 Күчерелмә мәгьнәле сүз туры мәгънәдә булырлык итеп бер җөмлә төзе
Знче елеш
Күчерелмә мәгънәдә килгән сүзләр кулланып , “Нурлатым-нурлы ягым” темасына кечкенә күләмле хикәя языгыз.
Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.
А-1.Терлекче абый шаңкаен өстерәп көчкә кайтып керде. Җөмләсендә аерып бирелгән сүз кайсы төркемгә карый?
1. һөнәрчелек лексикасына караган
2. диалектизм
3. тарихи сүз
4. күчерелмә мәгънәдәге сүз
4. күчерелмә мәгънәдәге сүз
А-2 Җөмләдә нинди лексик берәмлекләр кулланылган? Лотфулла абый верховой,робочий,вахта,подвахта дигән сүзләрне ишетеп торды.
1. һөнәрчелек лексикасына караган
2. диалектизм
3. тарихи сүз
4. күчерелмә мәгънәдәге сүз
А-3. Түбәндәге мисалларда һөнәрчелек сүзләре кергән вариантны күрсәтегез.
1. педагогика,лицей,гимназия,психология
2. нүеш,малахай,нәүрәп,азбар
3. имана,рекрут,чирү,кизү
4. оя,ризык,эшләү,ашау.
А-5 Агач тустаган белән каймак тутырдылар җөмләсендә аерып бирелгән сүз кайсы төркемгә керә?
1. һөнәрчелек лексикасына караган
2. диалектизм
3. тарихи сүз
4. күчерелмә мәгънәдәге сүз
2 нче өлеш.
Безнең районда яшәүче һәрбер кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да табиблар хезмәтеннән файдалангандыр.
Бүгенгесе көндә районда 4 участок хастаханәсе,1 үзәк хастаханә һәм зур шифаханә эшли.
Даруларны элегерәк Үзәк даруханәдән алсак ,бүгенгесе көндә Нурлат шәһәрендә һәм авылларда аларның саны дистәләрчә.
Шулай ук“Нурсан”,”Чияле Алан” кебек ял итү йортлары Нурлатның данын еракларга илтте.(Нурлат районы географиясеннән)
В-1 Терминнарны күчереп алыгыз,кайсы өлкәгә каравын күрсәтегез
3нче өлеш
Терминнарны кулланып,авылыбызның танылган шәхесе, Бикүле халык театры артисты Ибраһимов Гомәр Кәрим улы турында языгыз
Татар теленең кулланлыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы.
А-1Түбәндәге мисалларда неологизмнар кергән вариантны күрсәтегез.
1. принтер,фермер,файл,флешка
2. кучат,мачы,нәүрәп,малахай
3. чабата,өяз,олтан,алпавыт.
4. рельеф,флюгер,барометр,гидросфера.
А-2.Чабата,алпавыт,өяз сүзләре кайсы төркемгә карый?
1. күчерелмә мәгънәдәге сүзләр
1. күчерелмә мәгънәдәге сүзләр
2. тарихи сүзләр
3. һөнәрчелек сүзләре.
4. гомумхалык сүзләре
А-3.Болар нинди өлкәгә караган сүзләр? Мәгыйшәт (тормыш), җәһел (наданлык) ,сәфаләт (түбәнлек).
1. неологизмнар
2. архаизмнар
3. тарихи сүзләр
4. алынма сүзләр
А-4 Җөмләдәге неологизмны күрсәтегез:Дивардагы көнсанардан бүгенге битен ертып алды.(Б.Камалов)
1. битен
2. дивар
3. көнсанар.
4. бүгенге
2 нче өлеш Текстны укыгыз,биремнәрне үтәгез
1. Рус ельязмачылары «Бөек Биләр шәһәре» дип йөрткән шәһәр ,бүген безнең ярдәмгә мохтаҗ-2.2010 нчы елның 20 нче мартында Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча «Возрождение-Яңарыш» фондының презентациясе булды.Бу фондның җитәкчесе итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиев сайланды.Бу фондның, төп бурычларының берсе-Бөек Булгар һәйкәлләрен торгызу һәм акчалата ярдәм итү.
В-1 Неологизмнар кергән җөмләләрнең санын күрсәтегез
В-2 Беренче җөмләдә кайсы сүз тарихи сүз булып санала?
Знче бирем
«Изгелэр җире»,”Изгелэр чишмэсе”дип аталган җирлэр турында белгәннәрегезне хикәяләп языгыз