Войти / Зарегистрироваться

“Сөяк саплы пәке”әсәренең соңгы бүлеге

Получить свидетельство
Автор: Мусина Эльвира Муллахтямовна

Максат: Үткән теманы ныгыту.Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.Яңа теманы кызыклы,файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Чиста,пөхтә булырга,үз сүзеңдә тора белергә чакыру.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.
Материал: 6 нче сыйныф өчен. (Татар теле дәреслеге.  Хайдарова Р.З)
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).
I. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)
1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)
2. Уңай психологик халәт булдыру.
II. Өй эшен тикшерү: КЛОК БАДДИС (сәгать 12 дусты белән очрашалар) Сорау куела РЕЛЛИ РОБИН 1“Авторучка тапкан малай “шигырендәге малай белән Заһид ошаганнармы?2. Малай нинди нәтиҗә ясый?
III.Актуальләштерү.
1.КУИЗ _КУИЗ ТРЕЙК (карточка ясыйбыз)
а) шигырьдәге билгесез үткән заман фигыльләрне табыгыз ,билгеле үткән заман куегыз;
б) иптәшегезгә күрсәтмичә язабыз;
в) урыннарыбыздан торабыз ,иптәшебезне эзлибез ,карточкаларны алыштырабыз
2. Текстны укыйбыз тәрҗемә итәбез.КОНТИНУС РАУНД РОБИН(4 кеше эшлиләр)тәрҗемәне “2 нче№лы”укучылар укыйлар
3. Текстан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.
а) индивидуаль төзиләр;
б) “ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.
в) Сыйныфтан “4нче №лы” укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. “3 нче№лы” укучы җавап бирә.
4. Рөстәмгә бәя бирәләр бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ),кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул “Феерверк” ясый.(ТИМ ЧИР)
IV.Физкультминут.  “Попурри ”музыкасы  . ФЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.  куллану.
V.”Сөяк саплы пәке” хикәясе буенча фикер алышу.
Рөстәм нишли?                                Заһид нишли?
(1 өстәлдән укучылар                      (2 өстәлдән укучылар
чыгып-чыгып язалар,бер-                 чыгып-чыгып язалар,
берсен тулыландыралар)                   бер-берсен тулыландыралар)
2.Комплимент әйтү.Киңәш бирү.
Рөстәмне  мактыйлар.                       Рөстәмгә киңәш бирәләр.
(1 өстәл)                                        (2 өстәл)
VI. Йомгаклау.
Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)
Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)
Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)
Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?
Өй эше: эчтәлек сөйләргә,яңа сүзләрнең дөрес язылышын истә калдырырга.